Музейларда саклана безнең үткән тарихыбыз.
Музейлардагы һәр экспонат тарихый яктан да,тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле.Борнак авылы китапханәсендә оештырылган музейга күп еллар инде.Музейга һәрвакыт укучылар, яшьләр, зурлар үткән тарихыбыз белән кызыксынып киләләр."Музей-үткән тарихыбыз" исемле экскурсия башлангыч сыйныф укучыларына 10 сентябрь көнне үткәрелде.Укучыларга һәр экспонатның тарихы сөйләнелде.Алар үзләре һәр экспонат белән якыннан таныштылар.Кешегә гомер бер генә бирелә, ә тарих мәңгелек.