Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Тормыш тамчысы"

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә истәлекле дата- терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә һәм "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акция 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. "Тормыш тамчысы" акциясе - ул хәтер билгесе, безнең арада булмаган кешеләрне чәчәкләргә су сибү аша символик рәвештә тукландырга өндәү. Террорчылык акты вакытында, өч көн буе тоткынлыкта газапланган кешеләр, шул исәптән балалар бер тамчы су эчә алмый. Ел саен акциядә катнашучыларга уч төбенә су җыярга һәм, фиҗигада һәлак булганнар рухына атап, чәчәкләргә салырга тәкъдим ителә.Без дә укучылар белән әлеге акциядә катнаштык.