Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите“

1944 елның 27 гыйнвары – Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тула. Шул уңайдан Борнак авылы китапханәсендә “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите“ дип исемләнгән батырлык сәгате 7-8 сыйныф укучылары белән 25 гыйварь көнне үткәрелде.Максаты: укучыларны авыр сугыш еллары, 900 көнлек Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү , үткәннәрне барлау, батырларны искә алу ,патриотик хисләр тәрбияләү уңаеннан уздырылды.