Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Табышмак әйтәм - җавап тап”

4 январь көнне "Табышмак әйтәм - җавап тап” әдәби уен. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау -фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга -мәкаль, тапкырга - табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки , аннан да элегрәктән калып саклана. Табышмаклар татар халык авыз иҗаты әсәрләре хәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре. Кышкы каникул көннәрендә укучылар белән "Табышмак әйтәм-җавап тап" исемле әдәби уен укучылар белән үткәрелде.Чарабызда табышмакларны иң күп белүчене билгеләдек.