Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Алиш - язучы да, батыр да!"

18 сентябрь көнне Борнак авыл китапханәсе балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Алиш - язучы да, батыр да!" исемле әдәби сәгать үткәрде.Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштырылды. Алиш балаларны бик яраткан, алар өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән.Язучының әкиятләре кычкырып укылды.