“Музей тарих, ә тарих мәңгелек”
Борнак авыл китапханәсендә оештырылган “Туган як тарихы музее”оештырылуга 24 ел тула.Музей да һәрвакыт укучылар,яшьләр,зурлар кунак була.Үткән тарих белән кызыксынучылар бик күп.Музейдагы экспонатлар тарихый яктан да,тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле.Кешегә гомер бер генә бирелә,ә тарих мәңгелек.