“Балаларга –куркынычсыз интернет”
30 январь көнне Борнак авыл китапханәсендә “Балаларга –куркынычсыз интернет!” дип исемләнгән 2-4 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштылар һәм кызыклы мәгълүмат табу якларын өйрәнделәр. Әлеге әңгәмә укучыларны интернетта сак,уяу булырга өндәде. Чарада 8 укучы катнашты.