«Сугыш кырыннан хатлар ».
17 нче октябр көнне китапханәдә, “Сугыш кырыннан хатлар” дип исемләнгән солдат хатлары турында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар хәрби почта хезмәте турында, сугышның беренче атналарында почта хезмәткәрләренең конвертлар җитмәү проблемасына юлыгуы һәм нәкъ менә шул вакытта өчпочмаклы хатлар барлыкка килүе турында белделәр. Укучыларга авылыбызда сугыш кырыннан килгән солдат хатларын күрсәтелде һәм алар турында сөйләнелде. Әлеге хатлар фронтта солдатларның тәэсирләрен һәм хис-кичерешләрен, аларның якыннарын сагынуын, исән калу һәм җиңүгә ышану өчен көрәшен күрсәтәләр