«Терроризм — хәзерге заман проблемасы»
|
01 нчы ноябрь көнне 7 сыйныф укучылары өчен китапханәдә «Терроризм — хәзерге заман проблемасы» темасына әңгәмә узды. Әңгәмә барышында «терроризм», «экстремизм», «теракт» төшенчәләре аңлатылды. Китапханәче Россиядә һәм аннан читтә булган берничә террор һөҗүме турында сөйләде. Балалар зур игътибар белән тыңладылар һәм тәкъдим ителгән ситуацияләр турында фикер алыштылар.һәр ситуациядә уяу һәм сак булырга кирәклеген анладылар. |