Яшәү бәхете сәламәт булуда
7 апрель- халыкара сәламәтлек көне уңаеннан Арбор авылы китапханәсендә 5 - 6 сыйныф укучылары өчен " Яшәү бәхете сәламәт булуда" дип исемләнгән чара булып узды. Чара барышында балалар белән сәламәтлекне ничек сакларга яхшы һәм начар гадәтләр турында сөйләштек. Укучылар “Канатлы сүзләр”, “Кеше һәм табигать», «Саулык -рухи байлык», «Куркыныч сукмак», «Сәламәт кешегә киңәшләр»сәламәтлек журналы битләре буйлап әдипләрнең шигырьләрен укыдылар, төрле биремнәрне чиштеләр.