Галәмгә юл
Илебездә 12 апрель Бөтенроссия Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә . Балалар бакчасында Космонавтика көне уңаеннан "Галәмгә юл" дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче балаларны Космонавтика көне белән таныштырды, космоска беренче очучы турында сөйләде.Балалар галәм, орбита, йолдызлар һәм планеталар турында белемнәрен ныгыттылар, космик пазлны җыйдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Чара ахрында Роберт Миңнуллиның “Айга очтык”шигырен укып фикер алыштык.