Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Без Тукай оныклары

Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре бездә туган телгә, туган якка, тәбигатькә карата мәхәббәт тәрбияли.

12 март көнне балалар бакчасында "Без Тукай оныклары" исемле әдәби сәгате үткәрелде.Нәни укучылар танылган татар шагыйренең иҗат дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды.Балалар шагыйрьнең китаплары белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде .Чара барышында балалар "Сорау- җавап" уенында катнашып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Бәйрәмебез ахырында "Тукайны бергәләп укыйбыз " проектына кушылып язучының " Бишек җыры " шигырен кычкырып уку оештырылды.