Җиһанның асыл затлары
Татар әдәбиятында, шигърияттә каләм тибрәтүче хатын кыз авторларыбыз бик күп. Аларның әсәрләре дә бик актив укыла. Бәйрәм уңаеннан китапханәдә " Җиһанның асыл затлары " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә татар язучыларының әсәрләре, "Аш- су серләре", "Матур булсын килсә" китаплары һәм журналлар куелды.Китапханәгә килгән һәр укучы әлеге күргәзмә белән таныша ала.