Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Тукайның тылсымлы шигъри юллары

26 февраль көнне китапханәдә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган " Тукайның тылсымлы шигъри юллары" дигән чара уздырылды. Чарада укучылар шагыйрьнең балачагын, катлаулы тормышы, белемгә омтылышы , тырышлыгы һәм иҗаты белән таныштылар. "Тукайның иҗаты" исемле викторинада укучылар үзләренең көчләрен сынадылар . Аннан соң аның әсәрләре турында фикер алыштык, бу исә укучыларга авторның шигъри асылының матурлыгы һәм тирәнлеген тоярга мөмкинлек бирде.Чара Тукайның "Кышка бер сүз" шигырен сәнгатьле уку белән тәмамланды.