Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Батырлар даны мәңгелек

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, китапханәдә “Батырлар даны мәңгелек” исемле батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче катнашучыларны Совет армиясе тарихы белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны саклаучыларның батырлыклары, Әфганстандагы һәм Чечен Республикасы территориясендәге сугышлардагы батырлык үрнәкләре турында сөйләде. Шулай ук Украинадагы махсус хәрби операция турында фикер алыштылар. Чара ахрында балалар табышмакларны чиштеләр, конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, ватанны саклаучылар “ темасына багышланган  рәсемнәрне буядылар.