Иң татлы тел туган тел
21 февральдә барлык илләрдә дә туган тел көне билгеләнеп үтелә. Туган тел-ул халыкның көзгесе, аның тарихы, гореф- гадәтләре һәм мәдәнияте. Әлеге көн уңаеннан балалар бакчасында "Туган телем хәзинәм"дип исемләнгән балалар иртәсе үтте. Чара барышында балалар туган тел темасына багышлап шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр, матур китаплар белән таныштылар . Кичә ахырында балалар Туган тел җырын тыңладылар, үзләре дә кушылып җырладылар.