Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Муса Җәлил- каһарман шагыйрь

2026 елның 15 февралендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бөек татар шагыйренең мирасын саклау максатыннан, Арбор авыл китапханәсендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган батырлык сәгате узды.Китапханәче укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Чараның икенче өлешендә укучылар интеллектуаль уенда көч сынаштылар. Язучының шигырьләрен кычкырып уку оештырылды.