Ленинград камалышлы елларда
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. 2026нче елның 27нче гыйнваренда Ленинград камалышы өзелүгә 82 ел тула. Шул уңайдан Арбор авылы китапханәчесе мәктәп укучылары өчен 27 нче гыйнвар көнне “Ленинград камалыш елларында” дигән тема астында батырлык сәгате үткәрде.