Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Без- Тукай оныклары

Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре бездә туган телгә, туган якка, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли. 22 январь  көнне китапханәдә “Без Тукай оныклары” исемле әдәби сәгат үткәрелде.Чарада балалар шагыйрьнең китаплары белән танышты, «Кышкы кич», шигырьен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Нәни китап сөюче дусларыбыз табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, «Тукай әкиятен җый» уенында актив катнашты. Чара азагында шагыйрьнең матур, төсле китапларын карадылар.