Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Әрәмәләр шавы

17 январь  көнне мәгариф хезмәте ветераны, Балтач районында төбәк тарихын өйрәнү буенча күпсанлы китаплар авторы Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улына 95 яшь тулды. Әлеге уңайдан китапханәдә  аның иҗаты буенча төзелгән “Әрәмәләр шавы” дип исемләнгән күргәзмә эшләнеп куелды. Күргәзмәгә китапханә фондында булган “Сорнай”,”Әрәмәләр шавы”, “Ташны ярып үскән гөлләр”, “Буразналардан сирпелгән җылылык” һәм башка китаплары куелып китап укучыларга җиткерелде.