Тукайны бергәләп укыйбыз
Татарстан Республикасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз проекты башланды.
Арбор авыл китапханәсе онлайн укулар марафонына
кушылды. Проект шагыйрьнең бай әдәби мирасын популярлаштыруга һәм туган телне саклауга юнәлдерелгән. Әлеге көнгә Габдулла Тукайның иң күренекле әсәре — «Туган тел» шигыре алынды. Китапханәнең актив китап укучылары Гильмутдинова Әдилә,Гарифуллина Ясминә Г.Тукайның «Туган тел» шигырен укыдылар.