Җем-җем утлар балкышы
5 январь көнне Арбор мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен яңа ел бәйрәме үтте.
Кыш Бабай һәм Кар кызы балаларга шатлык бүләк итеп кенә калмыйча, яңа ел могҗизасы рухын тудырып, бүләкләр дә тапшырдылар. Төрле төстәге гирляндалар, төрле бизәкләр һәм бәйрәмчә бизәлгән чыршы балаларда тылсым һәм бәйрәм кәефен тагын да арттырды. Уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм балаларның шат авазлары белән яңгырап торды.