Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Россия-геройлар Ватаны

 

9 декабрьдә   китапханәдә укучылар өчен «Россия-геройлар Ватаны» дигән телдән журнал узды. Россиядә Ватан Геройлары көне – ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелүче истәлекле көн. Чара вакытында укучылар, бөек полководецлар, Бөек Ватан сугышы солдатлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш чоры герой-балалары һәм тыныч көннәрдәге геройлар биографияләре белән танышып, рус тарихы үткән гасырлар аша сәяхәт кылды. Бу исемнәр, рус характерының иң яхшы сыйфатларын гәүдәләндереп, батырлык, ныклык һәм Туган илгә мәхәббәт символына әйләнде.