Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Интернет дөньясында

Арбор авыл китапханәсе 4 сыйныф  укчылары белән  « Интернет дөньясында»  исемле әңгәмә уздырды. Хәзерге балаларның тормышын интернетсыз күз алдына да китереп булмый. Интернет – ул аралашу, күңел ачу, мәгълүмат һәм яңалык чыганагы. Балалар интернеттан  ничек  дөрес кулланырга кирәклеге турында презентация карап белделәр. Чара ахырында китапханәче балаларга интернет сайтларын ничек дөрес һәм куркынычсыз кулланырга кирәклеге турында сөйләде.