Татарстан гүзәл илем
Татарстан Республикасы көне уңаеннан укучылар өчен «Татарстан – гүзәл илем» дип исемләнгән танып белү сәгате үтте.
Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә.
Китапханәче балаларга республикабызның төп символлары булган флаг, герб турында сөйләде. Чарада катнашучылар Ватан турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр,картиналар аша Татарстан районнарының герблары белән таныштылар.