Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Татар халкының сөекле улы

Күренекле татар һәм Россия мәдәният эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына  китапханәдә «Татар халкының сөекле улы» китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмә әлеге күпкырлы талант иясенең тормышына, иҗатына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган.

 

Туфан Миңнуллин - Татарстан өчен генә түгел, аннан читтә дә күренекле шәхес. 40 еллык актив иҗат эшчәнлеге дәверендә ул 40ка якын пьеса, 10нан артык балалар әкияте, берничә повесть, хәзерге тормыш турында күпсанлы хикәяләр һәм публицистик мәкаләләр иҗат итә.