Россия флагы-дәүләтләр маягы
Россия флагы көненә, 21 августта, китапханәдә кече яшьтәге укучылар белән «Россия флагы- дәүләтләр маягы» темасына интеллектуаль уен узды. Чара башында китапханәче Россия Федерациясе дәүләт флагының барлыкка килү тарихы һәм аның илебез тормышында әһәмияте турында сөйләде. Укучыларга төп символларны белү буенча викторинада катнашырга тәкъдим итеп, белемнәрен барладык. Ак, зәңгәр һәм кызыл табышмаклар чиштек.