Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Россия-минем Ватаным

11 июнь көнне  Арбор авыл китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасы белән берлектә Россия көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырды.

Чара барышында кечкенәләр зур кызыксыну белән Россия көненең мәгънәсе турында сөйләм тыңладылар, дәүләт символлары — флаг, герб һәм гимн белән таныштылар. Китапханәче балаларга илебезнең байлыгын һәм матурлыгын яхшырак аңларга ярдәм иткән якты һәм аңлаешлы китаплар  белән таныштырды һәм шигырьләр укыды.