Җиңү алып килде язлар илебезгә
Бөек Җиңү көне ераклашса да,аның кайтавазы онытылмый.Арбор авылында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.Чарада илебезнең тынычлыгы өчен үз көчләрен һәм гомерләрен аямаган ветераннарыбызны,СВО да катнашып һәм бүгенге көндә безнең арада булмаган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.Алар хөрмәтенә һәйкәлгә венок,чәчәкләр салынды.Бәйрәм патриотик җырлар,шигырьләр,биюләр,котлаулар белән алып барылды.