Шул вакытта мин кулыма китап алам
26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне Татарстанда һәм бөтен дөньяда яшәүче татар халкы туган тел көне, шигърият бәйрәме буларак зур хөрмәт белән билгеләп үтә. Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. Арбор авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Шул вакытта мин кулыма китап алам” китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм китап укучыларга күргәзмә янында күзәтү ясалды.