Тукай иленә сәяхәт
23 апрель көнне Габдулла Тукайның 139 еллыгы уңаеннан 5-7 сыйныф укучылары өчен “Тукай иленә сәяхәт “дигән әдәби кичә үткәрелде. Аның балалар өчен язылган шигырьләре, әкиятләре балалар тарафыннан бүген дә яратылып укыла. Тукай иҗаты туган телгә, милли гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли. Чарада китапханәче катнашучыларны татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әдәби кичәдә укучылар язучының иҗатына багышланган интелллектуаль уенда катнашып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.