Подвиг и память
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан китапханәдә “Батырлык һәм Хәтер”исемле чара үткәрелде. Укучылар тарихи квесты кысаларында Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре, сугыш хатлары, герой-шәһәрләр, Бөек Ватан сугышы полководецлары, якташларыбыз, сугыш турында музыкаль һәм сәнгать әсәрләре, зур сугышның кече геройлары буенча үз белемнәрен күрсәттеләр.