Батырлар даны мәңгелек
Бөек Ватан сугышы, аның аерым вакыйгалары һәм ул вакыйгаларда катнашкан, шуларның шаһиты булган кешеләр халык күңелендә мәңге калачак. Арбор авылы китапханәчесе Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм Ватанны саклаучылар елына “Батырлар даны – мәңгелек” исем астында күргәзмә эшләп куеды. Анда куелган әдәби, тарихи, документаль әдәбият Бөек Ватан сугышының хәлиткеч бәрелешләре, совет кешеләренең сугыш кырларында, тылда күрсәткән батырлыкларын чагылдыра. Шулай ук күргәзмәдә Авганстанда,СВОда катнашкан һәм батырларча һәлак булганнар турында мәгълүмәт куелды.