Сугыш хәтере китапларда
Быел Бөтенроссия балалар китабы атналыгы акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган, ул «Дәвамлы тарих» астында уза. Сугышның беренче көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр шагыйрьләр сугыш турындаә сәрләр һәм шигырьләр язалар,алар халкыбызның ниләр кичергәннәрен, бу коточкыч сынауда ничек нык торганын аңларга ярдәм итә. Укучылар чарада Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр белән таныштылар,викторина сорауларына җавап бирделәр. Презентация ярдәмендә, Бөек Ватан сугышына кагылышлы иң мөһим һәм кирәкле вакыйгалар белән танышып уздылар