Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Яз җитә,Нәүрүз килә

Яз килүне төрле халыклар төрлечә билгеләп үтә, әмма барысы өчен дә – ул табигатьнең уянуы, тормыш тантанасы була. 20 март көнне  “Карлыгач” балалар бакчасында  Нәүрүз бәйрәме узды. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, халык гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде.

Бәйрәмдә яшь китап сөючеләр милли җырлар һәм биюләр башкарды, яз турында шигырьләр укыды. Алып баручы алар белән кызыклы уеннар үткәрде. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.