Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Сез бит язның энҗеләре

8 март – Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан  Арбор авыл китапханәсендә “Сез бит язның энҗеләре” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Чарада китапханәнең актив китап укучылары катнашты. Хатын-кызлар бер-берсе белән аралаштылар, уеннарда һәм викторинада катнаштылар, яраткан шигырьләрен укыдылар, яшьлек җырларын җырладылар.