Җиһанның асыл затлары
Татар әдәбиятында, шигърияттә каләм тирбәтүче хатын-кыз авторларыбыз бик күп. Аларның әсәрләре дә бик актив укыла. Бәйрәм уңаеннан китапханәдә " Җиһанның асыл затларны " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә әсәрләре спектакль, киноларга әверелгән Зифа Кадыйрова, беренче татар хатын-кыз романист Мәдинә Маликова, райондашларыбыз Фәридә Шакирова, Чулпан Габделганиева,Мәгъмүрә Хөрмәтуллина,Резеда Гобәева һәм башка язучыларның әсәрләре урын алды. Әлеге күргәзмәгә китап укучылар белән күзәтү ясалды.