Саф һава тәнгә дәва
“Саф һава-тәнгә дәва” дип тикмәгә генә әйтмиләр. Бүген укучыларыбыз саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, чанада шудылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Кайнар чәй,коймак белән сыйландылар,көлдә пешкән бәрәңге ашадылар.Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада ешрак булыйк!