Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Туган телем-хәзинәм

Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Туган телем-хәзинәм” исемле балалар иртәсе үтте.Китапханәче балаларны “Халыкара туган тел” көне килеп чыгу тарихы белән таныштырды.Балалар туган телебезгә багышланган Энҗе Мөэминованың “Туган телем”,Шәүкәт Галиевның “Туган телем”шигырьләрен бүлеп сөйләделәр,табышмакларга җаваплар эзләделәр,мәкальләр әйттеләр. Балалар иртәсе Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын бергәләшеп җырлау белән төгәлләнде.