Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Батырлык символы -Сталинград

Китапханәдә Сталинград сугышына багышланган «Батырлык символы- Сталинград» дип аталган  китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда укучылар бу сугышның тарихы белән таныша алачаклар, тигезсез көрәштә халкыбызга җиңү ничек бирелүе, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән сугышчылар турында беләчәкләр. Китапханәдә  укучылар С.Алексеев «Сталинград сугышы», Ю. Бондарев «Горячий снег», К. Симонов « Солдатами не рождаются», В. Зайцев «Идел дән соң безнең өчен җир юк», Е. Ильина «Дүртенче биеклек» һәм башка әсәрләр белән таныша алачаклар.