Холокост корбаннары- мәңге хәтердә
Ел саен, 27 гыйнварда, без Холокост корбаннарын искә алабыз: бу көнне 1945 елда Совет гаскәрләре Освенцим тоткыннарын азат итә.
24 гыйнвар көнне китапханәдә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан «Холокост корбаннары- мәңге хәтердә» дигән темага хәтер сәгате узды. Электрон презентация ярдәмендә китапханәче чарада катнашучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды, фашизмның күпсанлы корбаннары, фашистларның җинаятьләре һәм яһүд халкын кыру, шулай ук башка милләт вәкилләре турында сөйләде.