Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Яхшы сүз яшәргә көч бирә

Китапханәдә 2-4 сыйныф укучылары өчен "Яхшы сүз яшәргә көч бирә" дип исемләнгән әдәплелек дәресе үткәрелде. Әлеге чарада укучылар" Тәмле сүз " китабы аша әдәпле булу серләренә төшенделәр.Әлеге китаптагы хикәяләр,әкиятләр, шигырьләр, мәкаль- әйтемнәр аша төзелгән сорауларга җавап бирделәр. Укучылар бер- берләре белән әдәпле итеп аралашырга, кешеләргә игътибарлы булырга кирәклеген, яхшы, ягымлы, матур сүзләр турында белделәр.