Тылсымчы кыш
4 январь көнне мәдәният йортында “Тылсымчы кыш” исемле чара үткәрелде. Төрле төстәге уенчыклар белән бизәлгән залда күңелле музыкак яңгырады.Кичәнең төп геройлары Кыш бабай белән Кар кызы балаларның күңелләрен төрле конкурслар,уеннар үткәреп күтәрделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр,табышмакларга җавап бирделәр,җырлар җырладылар,биеделәр.Кыш бабай белән Кар кызы һәрбер балага истәлекле бүләкләр тапшырдылыар.