Без-китап докторлары
Китаплар безнең иң яхшы дусларыбыз,алар безгә яңа белемнәр алырга, игелекле, укымышлы булырга ярдәм итәләр. Барыбыз да кулыбызга чиста һәм пөхтә китап тотарга телибез.Ләкин китап ярдәмгә мохтаҗ: битләре туза, тышлыклары куба һәм ул матур күренешләрен югалта. Китапханәдә кечкенә дусларыбыз, китап докторлары роленә кереп, зур җаваплылык белән, китапларны яңартуда, яхшылык эшләүдә катнаштылар. Укучылар тышлыкларны һәм битләрен ябыштырып, китапларның гомерен озайттылар.