Әниле йорт
1 декабрь көнне китапханәдә үзләреннең зур хезмәтләрен махсус хәрби операциядәге ир – егетләребезгә булышлык күрсәткән әниләребез белән очрашу уздырдык. Гомер-гомергә авырлыклар халыкны берләштергән,бер йодрыкка җыйнаган. Бүгенге көндә авылда яшәүче әби-апаларның волантерлар сафына басып егетләребезгә ярдәмгә алынулары шуның матур үрнәге. Очрашу эчкерсез сөйләшүләр,матур шигырьләр җырлар белән үрелеп барды.