Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Мин бәхетле-мин хокуклы

Китапханәдә 2-3 сыйныф укучылары өчен " Мин бәхетле- мин хокуклы " исемле чара үткәрелде. Укучылар төп хокуклар булган яшәү һәм исемгә, түләүсез белем алуга, медицина ярдәменә хокук булулары белән таныштылар. Шулай ук укучылар үзләренең нинди бурычлары булуларын белделәр. Балалар үз белемнәрен " Хокук әлифбасы", "Бу рөхсәт ителә- бу тыела", " Әкият геройларына үз хокукларын якларга ярдәм итик" уеннарында катнаштылар