Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Татарстан конституциясе

6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан егерме бер ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте.

1992 ел Республикабыз һәм татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгалар белән тарихкка кергән. 21 мартта Татарстан халкы республиканың мөстәкыйль статусын хуплап Референдумда тавыш бирде. 19 нчы июнендә беренче тапкыр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының беренче җыены ачылды һәм инде менә 20 елдан артык нәтиҗәле эшләп килә. Тел, халык, милләт тормышы белән бәйле проектлар тормышка ашырыла, яңалары барлыкка килә.

Шул уңайдан  Арбор авыл китапханәсендә бәйрәмгә багышлап "Татарстан конституциясе" исеме белән күргәзмә ясалды.