Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Ул-балачак иленнән

 

Арбор авыл китапханәсе, күп өлкәдә иҗат итүче, балалар өчен бик матур шигырьләр, хикәяләр язучы Рәшит Бәшәрнең 75яшьлек юбилее уңаеннан ,”Ул-балачак иленнән” дигән исем астында  әдәби сәгать үткәрде. Укучылар әдипнең биографиясе белән таныштырылды. “Тылсым иясе” дип исемләнгән китап кургәзмәсенә күзәтү ясалды. Бүгенге көндә Р. Бәшәр балаларга хезмәт сөючәнлек, дөреслек, эчкерсезлек, хайваннарга һәм туган табигатькә мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләүгә багышланган 15 китап авторы.