Россиянең горур байрагы
Россия байрагы көне – ул илебезнең барлык буын вәкилләре өчен бәйрәм, бөек дәүләтнең тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төстән торган әләм Россия дәүләтенең үсеше белән тыгыз бәйләнештә, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әйләнгән.
22 август көнне китапханәдә «Россиянең горур байрагы» дигән патриотлык сәгате үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, мөһимлеге һәм Россия дәүләт символларының әһәмияте турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар Россия байрагы төсләренең мәгънәләрен искә төшерде. Чара барышында «Дәүләт байрагы көне» видеоязмасы күрсәтелде, Россия дәүләт символларын белү буенча «Үз уеның» викторинасы үткәрелде.