Интернет-куркынычсыз,кызыклы,белемле
Ел саен февраль башында Россиядә балаларның мобиль технологияләрне һәм Интернетны куллану куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган Куркынычсыз Рунет атналыгы уздырыла. Быел Атналык кысаларында чаралар 6 февральдән алып 13 февральгә кадәр үткәрелде һәм февральнең беренче сишәмбесендә билгеләп үтелүче Халыкара Куркынычсыз Интернет көнендә китапханәдә чаралар үтте. Очрашу барышында балалар глобаль компьютер челтәре системасы һәм аның файда гына түгел, зыян да китерә алуы турында белде.